Шәһри Казан

Казанның 16 мәктәбендә 26 сыйныфны карантинга япканнар

Казанда 16 мәктәптә авыручылар саны арту сәбәпле,  26 сыйныфны карантинга җибәргәннәр. Бу хакта "Татарстан" телеканалы хәбәр итә.

Класслар 1 атнага ябыла, шул ук вакытта мәктәпләр тулысынча ябылмый. Шәһәр мәгариф идарәсендә ачыклауларынча, сыйныфлар бер-берсен алыштырып тора, чөнки кайдадыр карантин тәмамлана, ә кайдадыр башлана. 

Реклама

Элегрәк билгеле булганча, Татарстанга 12 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшүсмерләр өчен коронавируска каршы "Спутник М" вакцинасы кайтты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: