Шәһри Казан

Казанның бер уку йорты мәҗбүри вакцинация кертте

Н. Э.Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе хезмәткәрләр һәм студентлар өчен Covid-19 коронавирусыннан мәҗбүри вакцинация кертте.

Бу хакта «Татар-информ»га югары уку йортының хезмәтне саклау буенча белгече хәбәр итте.

Тиешле боерыкка ветакадемия ректоры Рөстәм Равилов имза куйды. Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, студентлар да, уку йорты хезмәткәрләре дә 16 сентябрьгә кадәр вакцинация узарга тиеш.

Реклама

17 сентябрьдә, академия Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе каршында массакүләм вакцинация үткәрү турында хисап тотачак. Прививка ясатмаучыларны уку йорты бинасына укырга яки эшкә кертмәячәкләр.

Элегрәк Covid-19 инфекциясеннән мәҗбүри вакцинацияне Казан федераль университеты һәм КНИТУ-КАИ кертте. 

Чыганак: "Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: