Шәһри Казан
16+

Кечкенә авылларда кибетләр төзиячәкләр

Кечкенә авылларда яшәүчеләрнең күбесе кибетләр булмаудан зарлана. Анда халыкка еш кына район үзәгенә, кибет булган зуррак авылларга барып атналык ризыкны берьюлы алып куярга туры килә. Тиздән бу мәсьәлә хәл ителер кебек.

«Татар информ» хәбәр иткәнчә, Татарстанда модульле кибетләр төзергә уйлыйлар. «Авыл кибете» максатчан программасы кысаларында кечкенә авылларда да кибетләр булачак. Татарстан кулланучылар берлеге идарәсе җитәкчесе Мәхмүт Фәттахов хәбәр итүенчә, 100 һәм аннан да күбрәк йорт исәпләнгән авыл җирлекләрендә барлыгы 53 шундый кибет булдыру күздә тотыла. Киләчәктә дә 50 генә хуҗалык исәпләнгән авылларда да модульле кибетләр эшләр дип ниятлиләр.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: