Шәһри Казан

Халыкара экспертлар сайлауларның ачык рәвештә узуына шаккаткан

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская Германия, Мавритания һәм Сириядән сайлауга килгән халыкара экспертларны озатып йөргән.

Реклама

“Җомга көнне авылларга бардык. Арча, Баулы һәм башка районнар – барлыгы җиде сайлау участогында булдык. Кичә алар Лаеш һәм Казанның кайбер сайлау участокларына барган. Чит ил кунаклары барысын да зур кызыксыну белән күзәтә. Сайлау участокларында инвалидлар өчен аерым шартлар, мөмкинлекләр булуына, сайлауларның ачык рәвештә узуына шаккаттылар. Алар сайлауларда күзәтү камераларын бөтен илдә булдыру тәкъдиме белән чыкты”, - диде Сәрия Сабурская.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: