Шәһри Казан

Хатынын коега ыргытып, цемент белән катырып куйган

Башкортстанның Иглин районында 44 яшьлек ир, хатынын коега ыргытып, цемент белән катырып куйган. Бу җинаяте өчен аны 9.5 елга колониягә озатканнар. 

Узган елның сентябрендә ул полициягә 50 яшьлек хатыны югалу турында хәбәр итә. Аны ял базасыннан машина белән килеп алуын әйтә. Әмма, имештер, 100 метрлап киткәч, хатыны кире дус кызлары янына барырга уйлап, машинадан төшкән һәм җәяү китеп барган. Шуннан хатын югалган да, ди. Хатынының дуслары янына кайтмавы, ирнең ял базасына бармавы да ачыклана. Кызы да дачада әнисе югалганнан соң аяк киемен күрүен, әмма аннары аның югалуын сөйли. 

Башкортстан тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, соңыннан ир-ат хатынын үтерүдә гаебен таныган һәм аның гәүдәсенең кайда булуын күрсәткән. 25 сентябрьдә дачада ир белән хатын талашкан, һәм ир хатынын бау белән буа башлаган. Хатын шунда аңын җуйган, ә ире аны үтердем дип уйлаган һәм аны 10 метр тирәнлектәге коега ыргыткан. Аннары гравий, ком-цемент белән күмеп, су агызган. Чынлыкта аның хатыны әле исән булган һәм коега егылганда алган җәрәхәтләрдән һәлак булган.

Реклама

Ир үз гаебен таныган. Суд аны 9 ел да алты айга ирегеннән мәхрүм иткән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 29 гыйнвар 2022 - 11:49
    Без имени
    Кэбэхэткэ, аз биргэннэр жэзаны 🥶🥶🥶