Шәһри Казан

Хәбәрсез югалган 27 яшьлек кызны эзлиләр

Башкортстанда 27 яшьлек Айсылу Вахитова хәбәрсез югалган.

Уфада 27 яшьлек Айсылу Вахитованы эзлиләр. Бу хакта 28 декабрьдә “ЛизаАлерт-Башкортостан” волонтерлары хәбәр иткән.
Кызның өйдән 21 декабрьдә чыгып китүе билгеле. Бүгенге көнгә кадәр аның турында берни дә билгеле түгел.
Аерым билгеләре: буе 167 см, тыгыз тәнле, ачык сары чәчле, коңгырт күзле.
Өстенә ак куртка, кара кофта, зәңгәр спорт чалбар, ак кроссовкалар, көрән бүрек кигән.
Аның кайда булуы турында нинди дә булса мәгълүматка ия булган һәркемгә 8-800-700-54-52, 112 яки 102 телефоннары буенча шалтыратырга кирәк.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: