Шәһри Казан

Хезмәт хакы артачак

Килешү төзеп эшләүче барлык хезмәткәрләрнең дә хезмәт хакы индексацияләнергә тиеш.

Бу хакта «Прайм» агентлыгына Россия юристлары ассоциациясе әгъзасы Мария Спиридонова сөйләде, дип яза РИА Новости.

Юрист әйтүенчә, хезмәт хакының индексацияләнүе хезмәт килешүендә күрсәтелгән була.

Реклама

Шулай да хезмәт кодексында барлык хезмәткәрләр өчен дә хезмәт хакын бердәм индексацияләү каралмаган. Мәсәлән, бюджет финанславын алмый торган эш бирүчеләр индексация тәртибен һәм шартларын, шул исәптән аның күләмен һәм вакытын үзләре билгеләргә хокуклы. Юрист сүзләренчә, коммерция компанияләре индексация коэффициентын үзләре билгели ала. 

Чыганак

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 23 гыйнвар 2022 - 08:08
    Без имени
    Хезмэт хакы артса, кибетлэрдэ бэялэр тагыда купкэ артаааа