Шәһри Казан

Киләсе атнага һава торышы нинди булыр?

Җылылык 10 градустан артмаячак, шулай ук Россияне Европа өлешендә киләсе атна ахырына кадәр яңгырлар булуы көтелә.

«Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләде, ул сентябрьнең икенче яртысы салкынча булуын да әйтте», — дип яза Российская газета.ру РИА Новости сайтына сылтама белән.

«Шимбә, 18 сентябрьдә, кояшлы һәм явым-төшемсез булачак, һава температурасы нормадан 3-4 градуска ким. Якшәмбе шулай ук явым-төшем көтелми, ләкин кичкә болытлы булачак», — дип белдерә метеоролог.

Реклама

«Дүшәмбедән бөтенләй суыта: максималь температура 5-10 градус җылы, яңгырлар, урыны белән көчле яңгырлар явачак», — дип фаразлый Вильфанд, мондый температураның октябрь күрсәткечләренә туры килүен искәртеп. Суытуның сәбәбе — Арктикадан килгән һава агымы.

Киләсе атна ахырына кадәр үзгәрешләр көтелми, ди синоптик. 

Чыганак: "Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: