Реклама
Көз көне Россиядә коронавирусның яңа дулкыны башланырга мөмкин.
Бу хакта Роспотребнадзор вәкиле Наталья Пшеничная белдергән. “Ковид сезонлы инфекциягә охшап бару сәбәпле, көз көне ул тагын да көчәергә мөмкин”, - ди ул.
Исегезгә төшерәбез, РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко Россиядә коронавирус белән авыручылар май ахырында - июнь башында артырга мөмкин дип белдергән иде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз