Реклама
Владимир Путинның матбугат хезмәткәре Песков Президентның хәле хакында сөйләгән.
“Президент үзен яхшы хис итә. Эшли, күргәнегезчә”, - дигән ил башлыгы матбугат секретары Дмитрий Песков журналистлар сорауларына җавап биреп.
Путин хәзер онлайн да, офлайн да эшли. Шәхси очрашулар барышында барлык саклык чаралары күренүен дә искәртә Песков.
Билгеле булганча, декабрь азагында Владимир Путин Беларусь Президенты Александр Лукашенко белән очрашкан иде. Соңрак ачыкланганча, күрше ил башлыгы короновирусның “омикрон” штаммын йоктырган булган. Ул ковидны икенче тапкыр һәм авыру билгеләрсез генә уздырган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз