Шәһри Казан

50 яшьтән пенсиягә чыгар өчен нишләргә?

Россия Пенсия фонды күп бала тапкан әниләргә кагылышлы хокуклары искәртте.

Өч бала тапкан аналар пенсиягә 57 яшьтән чыга ала. Дүрт баласы булганнар 56 яшьтән, ә 5 балалылар 50 яшьтән песигә чыгарга хокуклы, дип искәртә Россия Пенсия фонды.

Әгәр дә ул 2022 елда пенсиягә чыгарга ниятли икән, барлык очракларда да әни кешенең хезмәт стажы 15 елдан, ә пенсия коэффициенты 23,4 тән  ким булмавы шарт.

Реклама

Билгеле булганча, таләп ителә торган пенсия коэффициенты ел саен 2,4 берәмлеккә арта бара. 2025 елда пенсиягә чыгарга тиеш кешеләрнең ул 30 га тиң булырга тиеш. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: пенсия
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 22 гыйнвар 2022 - 15:21
    Без имени
    Балы тулмаганнар нишли ди?авылларда куп кеше хэзер эшсез.колхоз агрофирма дигэннэре дэ бетте.тагын эшсезлэр артты.