Шәһри Казан

Күпбалалы аналар вакытыннан алдан пенсиягә чыгачак

Быелдан Татарстанда өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күпбалалы әниләр вакытыннан алдан пенсиягә чыга алачак.

Бу хакта бүген РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова социаль челтәрдә булган туры эфир вакытында хәбәр итте.

«Агымдагы елда күп балалы аналарны пенсия белән тәэмин итү проектын тормышка ашыра башлыйбыз. Пенсия законы совет чорыннан ук инде биш һәм аннан да күбрәк баласы булган, иминият стажы 15 елдан да ким булмаган аналарга пенсияне вакытыннан алдан билгеләүне күздә тота ", - диде ул.

Реклама

2019 елдан пенсия законына үзгәрешләр үз көченә керде, шул исәптән пенсия яшен арттыру, зур иминият стажы булган гражданнар өчен пенсиягә чыгу хокукы барлыкка килү. Закон нигезләмәләре күп балалы аналарга пенсиягә иртәрәк чыгу юлларын билгели. Агымдагы елда өч балалы әниләргә - 57, дүрт бала әниләренә - 56, ә биш бала әниләренә - 50 яшьтә пенсия бирелә. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: пенсия
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: