Шәһри Казан

Көрәш буенча дөнья чемпионаты җиңүчеләре билгеле

Ярышларның  баш  судьясы, Россия һәм дөнья чемпионы, көрәш буенча атказанган спорт остасы Руслан Нургалиев әйткәнчә, дөньяның 27 иленнән 200гә  якын көрәшче бил  алышты.

Ярышларның  баш  судьясы, Россия һәм дөнья чемпионы, көрәш буенча атказанган спорт остасы Руслан Нургалиев әйткәнчә, дөньяның 27 иленнән 200гә  якын көрәшче бил  алышты. Чемпионатның төп өлеше “Саба Арена” спорт комплексында   узды.   Батырлар 1нче-2нче  урыннар өчен  кич белән Миңгәр Сабантуе мәйданында келәмгә чыктылар.

Җиңүчеләр  10 үлчәү авырлыгында  ачыкланды. 60 килограммга  кадәр  үлчәүдә Декхон Уулу (Кыргызстан) белән Алексей Абрамов (Россия, Татарстан), 65тә Илназ Миңнуллин (Россия, Татарстан) белән Алексей Левадный (Россия),  70тә  Науруз Какалыев (Төркмәнстан)  белән Разил Шабиев (Россия, Башкортстан), 75тә Артур Зөлкәрнәев (Россия) белән Али Ибраһимов (Әзербайҗан),  80дә Ренас Кәримуллин (Россия, Татарстан) белән Цолу Абдыкалар (Кыргызстан), 85тә Раил Сәлахетдинов (Россия, Татарстан) белән  Нурсолтан Каржокаев  (Кыргызстан), 90да Илмир Төхвәтуллин (Россия, Татарстан) белән Ахрорбек Абдукаймов (Кыргызстан), 100да Айнур Сыртаев (Россия, Башкортстан) белән Марат Шахмаев, 130 килограммга кадәр  үлчәүдә  Радик  Сәлахов (Россия, Татарстан) белән Туракбек Чойчубеков (Кыргызстан), 130 килограммнан  югары үлчәүдә Турал Азимов (Әзербайҗан) белән Салават Абдуллин (Россия) бил алышты.

Реклама

Абсолют батырга  көрәшкәндә Радик Сәлахов Турал Азимовны отып җиңү  яулады.

Чыганак: "Саба таңнары"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: