Шәһри Казан

Көрәшчеләрне һәм тамашачыны нинди бүләкләр көтә?

М.Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы тарафыннан гамәлгә куелган милли көрәш бәйгесендә лотерея уйнатылачак.

Оештыручылар әйтүенчә, лотерея тамашачыны көрәшкә җәлеп итү, яшьләрдә кызыксыну уяту максатыннан оештырыла. “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррире урынбасары Илнар Хөснуллин әйтүенчә, лотерея билет сатып алучылар арасында үткәрелә. “Бер билетның бәясе – 200 сум. Бүләкләр – саллы, телевизор, суыткыч кебек көнкүреш техникасы”, - диде ул.

Аның фикеренчә, республикада көрәшкә гаять зур игътибар бирелә. “Сүз зур суммалар, ресурслар һәм команда белән эшләү мәшәкатьләре турында бара”, - диде Илнар Хөснуллин. Сүз уңаеннан, М.Җәлил истәлегенә узачак көрәш бәйгесендә беренче урынга ия булучыларга – 50, икенче урын ияләренә – 40, өченче урын алучыларга 30 мең сум акчалата бүләк тапшырылачак.

Реклама

Бәйге 18-19 мартта Казанның “Ак барс” көрәш сараенда узачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: