Шәһри Казан

Кырымда ачык диңгезгә дулкын алып кереп киткән балаларның берсе табылган

Кырымда дулкын бер атна элек ике баланы ачык диңгезгә алып кереп киткән иде.

Инде менә коточкыч хәбәр:  4 яшьлек малайның мәете табылган. "Саксызлык аркасында үлем китерү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Реклама

Кырымның Сакс районында ачык диңгездә 4 яшьлек малай һәм 5 яшьлек кыз пляж буенда күпертелгән матраста йөзгән була. Кинәт көчле җил күтәрелә һәм балаларны ачык диңгезгә алып кереп китә. Шул вакыттан бирле балаларны эзләү дәвам итә. 
Баланың мәетенә пляжда ял итүчеләр тап була. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: