Шәһри Казан

Кырымдагы шартлау оештыручының кем икәне мәгълүм: аны җинаятькә җавапсыз мәхәббәт этәргәнме?

Керчь политехник көллиятендә шартлау оештыручының кем икәне мәгълүм.

Телеграм-каналлар хәбәр итүенчә, ул әлеге көллиятнең 4нче курсында белем алучы Владислав Росляков. Ул үзе ахшанәдә шартлау оештырганнан соң, көллиятнең икенче катындагы китапханәгә менеп атылган.

Социаль челтәрләрдә ул үзен анархизм һәм антиф хәрәкәте тарафдары дип тәкъдим иткән.

Реклама

8 сентябрьдә Росляков 12 калибрлы коралга рөхсәт алган, ә берничә көннән соң ул 150 патрон сатып алган булган.

Егетнең әти-әнисе аерылышкан булган, ул әнисе белән яшәгән. Аның әлеге адымга баруында җавапсыз мәхәббәт тә сәбәпче булырга мөмкин дип яза җирле басмалар.

Керчь политехник көллиятендәге фаҗигада 19 кешенең гомере өзелгән, 40 кеше зыян күргән. Үлүчеләрнең күпчелеге - яшүсмерләр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: