Реклама
Лаеш районының Сокуры авылында билгесез затлар этләрне агулап үтергән.
Хуҗасыз этләр белән беррәттән йортта асралучы этләр дә зыян күргән.
Ким дигәндә, өч эт үлгән. Авыл урамнарында хәлсез ятучы этләр әле дә табылып тора. Исәннәрен ашыгыч рәвештә ветеринария клиникаларына илтәләр.
Әлеге хәлне җирле хакимият полициягә хәбәр иткән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз