Шәһри Казан

Шат күңелле иде, бик яхшы укыды, кызыл дипломга бара иде...

Кичә, 18 майда, КФУның Яр Чаллыдагы инженерлык-икътисад көллияте укытучылары һәм студентлары 20 яшьлек Рәзилә Галиәкбәрова белән хушлашты.

"Үлемгә китергән һәлакәттә безнең студент - группаның чыгарылыш укучысы, старостасы һәлак булды, - дип сөйләгән "Челнинские известия" басмасына көллият директоры Татьяна Бычкова.  - Кыз шат күңелле иде, бик яхшы укыды, кызыл дипломга бара иде. Ләкин аның планнарын тормышка ашыру насыйп булмады. Аның гаиләсе һәм безнең барыбыз өчен дә зур фаҗига бу. Безнең хәтердә ул гүзәл кеше булып калачак".

Бычкова билгеләп үткәнчә, мондый һәлакәт кече транспорт чараларын арендалау начар оештырылган шәһәрдә закончалыклы. "Яшьләргә юл куркынычсызлыгы кагыйдәләрен җиткерергә кирәк. Ә аларны арендага бирүче үз җәзасын алырга тиеш ", - дип саный көллият директоры.

"Челнинские известия" ачыклаганча, һәлак булган кыз - Яр Чаллыдагы уку йортларының берсенең директор урынбасары кызы.
4нче курста укыган кызның гомере 17 майда өзелде. Элегрәк хәбәр иткәнебезчә, ул "Ninebot Max" электросамокатында йөргәндә, юл-транспорт һәлакәтенә очрап һәлак булган. 

Реклама

Кичке 22 сәгать тирәсендә Чаллының Хәсән Туфан һәм Чулман проспектлары чатында кыз светофорның рөхсәт ителмәгән сигналына чыга һәм җәяүлеләр өчен тиешле булган "зебра" буйлап уза.  Бу вакытта юлда 21 яшьлек идарәсендәге "Лада Приора" машинасы пәйда була. Машина бәрдерүдән кызны светофор януын көтеп торган икенче бер "Лада Ларгус" автомобиленә илтеп ташлый. Бәрелүдән ул фаҗига урынында үлгән.

Юл-транспорт һәлакәтеннән соң дәлил буларак алынган электросамокат җинаять эшенә беркетелгән. Ике тәгәрмәчле транспорт буенча экспертиза билгеләнгән.
Кичке сәфәрдә студент кыз ике курсташы белән булган, алар, үз чиратында, светофор сигналын көтеп, басып калганнар. Самокатны алар шәһәр яр буенда алганнар.
Фото: http://pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: