Шәһри Казан

"Ласковый май" га нигез салучы продюсер вафат

Аңа әле 60 та тулмаган булган.

Реклама

"Ласковый май" төркеменә нигез салучыларның берсе, продюсер, концертлар оештыручы Алексей Мускатин вафат. Аңа 59 яшь булган. Бу хакта мәрхүмнең дусты Андрей Разин социаль челтәрдә хәбәр иткән. 
"Без, артистлар, барыбыз да аңа ярдәм итәргә тырыштык. Әмма авыру көчлерәк булып чыкты һәм аны бездән тартып алды. Без аны беркайчан да онытмабыз! Аның ярдәме белән Юрий Шатунов һәм Мәскәүгә килгән башка артистлар җылылык таба иде",- дип язган Андрей Разин. 
Мускатин «Ласковый Май», «Кар-Мэн», «Руки Вверх», «Револьверс» «Диамант» төркемнәренә нигез салучының берсе. 
Ул Сергей Чумаков, Сергей Челобанов, Ирина Салтыкованың концерт директоры булган.  Владимир Высоцкий, Иосиф Кобзон, Алла Пугачева, Лариса Долина, Тамара Гверцителли, Михаил Шуфутинский концертларын оештырган. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: