Шәһри Казан

Үлгән әнисе бурычлары өчен алты яшьлек кыз суд каршына баскан

Новосибирск өлкәсендә алты яшьлек Полина Павловнаны хөкем итәләр. Кызның әнисе вафат булган һәм аңа мирасчы буларак бурычлар өелеп калган.

Әнисен югалткан алты яшьлек кызны Новосибирск өлкәсендә җылылык буенча бурычлары өчен хөкем итәләр.

Алты яшьлек Полина хәзер Новосибирск өлкәсендә җылылык өчен бурычлар турындагы дәгъва буенча җавап бирергә тиеш. Бу хакта 2 апрельдә "Тайга.инфо" хәбәр итә.
Балага карата дәгъваны "Себер җылылык-энергетика компаниясе" ҖЧҖ биргән. Әлеге оешма җылылык өчен җыелган 26 мең сум күләмендәге бурычны сабыйдан түләтергә тырыша. Полинаның әнисе 2016 елда грипптан катлаулану аркасында үлеп киткән. Турыдан-туры варис булганга, кызга булган бурычлар да өелеп калган. Югыйсә, фатирдагы өлешләр Полиндан тыш шулай ук әнисенең элеккеге ире һәм әбисенә дә бүленгән.

Реклама

"Судка килгәч, әлбәттә, судья, кызны һәм повестканы күргәч, бик нык гаҗәпләнде. «Ә кем соң ул Полина Павловна?» дип сорады ул. Ә Полина Павловнага - алты яшь. Судья гаҗәпләнде, ничек шулай була диде? Менә шулай, сез бит повестка яздыргансыз, - дип сөйләгән кызның әбисе журналистларга.
Гаиләнең адвокат ялларга акчасы юк, шуңа күрә судтагы сорауларга баланың  туган абыйсы җавап бирәчәк. Ир-ат төбәк омбудсмены һәм район прокурорына мөрәҗәгать иткән, ләкин алардан җавап ала алмаган.

Фото: https://pixabay.com/ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: