Шәһри Казан

Әлкидә Бөек Ватан сугышы ветераны вафат булды

Әлки районы Югары Әлки авылында Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүт Хәйдәров вафат булды. Аңа 93 яшь иде.

Мәхмүт Вакыйф улы Хәйдәров 1944 елда фронтка китә. Польшада пулеметчы булып хезмәт итә. Сугыш тәмамлангач та, 1951 елга кадәр хәрби хезмәттә була.

Туган ягына кайткач, Мәхмүт абый башта колхозда, аннары мәктәптә техник хезмәткәр булып эшли. Соңгы елларында балалары тәрбиясендә яши. 

Реклама

Бүгенге көндә Әлки районында Бөек Ватан сугышында катнашкан биш ветеран яши, дип яза “Әлки хәбәрләре”.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: