Шәһри Казан

Максим Галкинны Пенсия фонды судка биргән

Россия Пенсия фонды юмор остасын судка биргән һәм откан.

Юмор остасы, телетапшырулар алып баручы Максим Галкинны Россия Пенсия фонды судка биргән. Нәтиҗәдә Мәскәүнең арбитраж суды хөкемне фонд файдасына чыгарган.

Реклама

Фонд судка Галкинны штраф түләтүне сорап мөрәҗәгать иткән булган. Баксаң, Максим Галкин шәхси эшмәкәрләргә кагылышлы законны бозган (үзе ул шәхси эшмәкәр дип теркәлгән). Хәзер инде аңа Пенсия фонды файдасына 4 мең сум штраф һәм 1 мең сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә кирәк була.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (3)
Осталось символов:
  • 6 август 2021 - 08:48
    Без имени
    Мин пенсионер карчык белэн торганга судка биргэннэр дип торам
  • 5 август 2021 - 19:48
    Без имени
    Нишлэр инде мескен. 🤔😀
  • 5 август 2021 - 18:49
    Без имени
    Мескен!!! БИК авыр хэл Максим эчен ... ничек тулэр...