Шәһри Казан

Марат Хөснуллин: “Ислам дине татарларның мәдәни, иктисади һәм сәяси үсешенә көчле этәргеч булган”

Яңа җәмигъ мәчетенә нигез ташы салу тантанасында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин да катнашты. Ул ассызыклап үткәнчә, яңа җәмигъ мәчете Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы хөрмәтенә төзелә башлый.

– Без бүген бик мөһим вакыйгада катнашабыз. 922 елда татарларның борынгы бабалары ислам динен кабул иткән, һәм ул аларның мәдәни, иктисади һәм сәяси үсешенә көчле этәргеч булган. Без гади булмаган шартларда очрашабыз. Әмма гомуми әхлакый идеаллар, халыкларның бердәмлеге безнең җәмгыятьне тагын да берләштерә. Россия Президенты Владимир Путин Россия мөсеманнарының ата-бабаларының гореф-гадәтләренә һәм традицияләренә хөрмәт белән каравын бер генә билгеләп үтмәде. Аның карары белән Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы федераль дәрәҗәдә билгеләп үтелә. Юбилей чарасы хөрмәтенә без басып торган шушы урында яңа җәмигь мәчете сафка басачак. Бүген аның беренче нигез ташын салачакбыз, – дип, ул җыелган халыкны әлеге тарихи вакыйга белән котлады.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: