Шәһри Казан

Метшин ковид белән авыруы хакында: “Мин дә сезнең армиядә, иптәшләр!”

Казан мэры Илсур Метшин коронавирус белән авыручыларга киңәш бирде.

“Бу авыру миңа да эләкте. Узган атнада гына сәламәтләндем. Барысы да җиңелчә генә үтте. Бераз температурам булды: 37,4. Ютәлсез, ис-тәм тоймаулар булмады. Әмма тестларым уңай иде. Спорт белән шөгыльләнү, сәламәт яшәү рәвеше алып бару мөһим. Кан анализларым күрсәткәнчә, организмым үзе яхшы көрәште. Шуңа да спорт белән шөгыльләнегез, сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз!”, - диде Казан башлыгы туры эфир вакытында. 

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: