Шәһри Казан

Мәгариф һәм фән министрлыгы ялган дипломнар белән көрәш башлаган

Татарстан территориясендә генә дә мәгариф өлкәсендә, төгәлрәге диплом сату белән шөгыльләнә торган 50 ләп сайт бар.

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов сүзләренчә, сайтларның чыннан да эшлиме-юкмы икәнен тикшерү өчен министрлык дипломнарга заказ биреп тә караган һәм сайтларның актив булуына инанган.

Хәзер бу сайтларны ябу буенча эш алып барыла. Инде 9 сайтның эшчәнлеге туктатылган. Тик озаккамы икән? Рәмис әфәнде үзе дә моңа шик белдерде.

Реклама

“Алар аҗдаһа башы сыман: берсен киссәң, тагын өчесе үсеп чыга. Берсен ябуга, икенчесен ачалар”, - ди урынбасар.

Мәгариф һәм фән министрлыгы төрле социаль челтәрләрдә сораштыру да үткәргән. Аның нәтиҗәләре буенча, диплом эшләрен респондентларның 62 проценты гына үзләре язуы ачыкланган. Җавап бирүчеләрнең 6 проценты үзем, әмма акчага язучыны белсәм, акча гына түләр идем, дигән. 15 процент очракта диплом эшен сатып алганнар һәм бар да яхшы узган. Ә менә 4 процент респондент акча түләп тә, фәнни эшне үзенә яңадан эшләргә туры килгән. Сораштыруларда катнашучыларның 13 проценты диплом эше белән бөтенләй дә шөгыльләнмәгән. Әлеге мәгълүматлардан соң дипломнарны тикшерү тагын да көчәйгән. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: