Шәһри Казан

Михаил Мурашко Марат Садыйков турында: “Шеф! Башкарып чыгабыз!” - дия иде..."

Бүген Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Наил улы Садыйковны соңгы юлга озаттылар. Аның гаиләсе, хөкүмәт җитәкчеләре, хезмәттәшләре, якыннары катнашындагы хушлашу мәрасиме Казанның Универсиада авылында урнашкан  Идел буе туризм һәм спорт институтының Халыкара мәгълүмат үзәгендә үтте.

Чарада Россия Федерациясе сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко да катнашты.
— Авыр югалту…  Медицина иерархиесенең бер генә баскычын да сикермичә бөтен юлын үткән кеше иде ул. Кыска гына гомерендә аңа зур һәм җитди сынаулар кичәргә туры килде. Берничә хастаханәне аякка бастырды, Универсиаданы хәзерлекле үткәрде, пандемия чорында бирешмәде... Гел элемтәдә тордык, ул киңәшләрен бирде, без белемебез белән уртаклаштык. Вакцинацияләү башлангач та мөмкин кадәр күбрәк кешеләрнең гомерен саклап калырга теләп, профилактика өчен җан атты. Махсус хәрби операция барышында аның җитәкчелегендә күп табиблар алгы сызыкта эшкә кереште. Нинди генә кыен чак булмасын: “Шеф! Кулдан килгәнне эшлибез, башкарып чыгабыз!” - дия иде. Шалтыраткач, көндәлек беренче сүзе. Аның үз-үзенә ышанычы, эшне оештыра белүе аркасында нинди генә кыен хәлләрне дә җиңеп чыга идек. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашам, - диде ул.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: