Шәһри Казан

“Мин пәйгамбәребезне яратам” акциясе старт ала

Бүген "Кол Шәриф" мәчетендә, җомга намазыннан соң, "Мин пәйгамбәребезне яратам" акциясе була.

Чара, Татарстан мөселманнарын берләштереп, Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (с.г.в.) карата хөрмәт һәм ярату хисен күрсәтү, Пәйгамбәрләрне сурәтләгән карикатураларга ризасызлык белдерү максатыннын оештырыла.

Реклама

Мөселман активистлары мәчеткә килүчеләргә Пәйгамбәребезне (с.г.в.) олылау һәм ярату сүзләре язылган махсус күкрәк билгеләре һәм флажоклар таратачак. Акциягә килүчеләр каршында Татарстанда билгеле дин әһелләре чыгыш ясар дип көтелә. «Кол Шәриф»тә башланып киткән акция Казанның һәм Татарстанның башка мәчетләрендә дә дәвам итәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: