Шәһри Казан

Мәктәпкә пычак белән килгән

Чаллыда бишенче сыйныф укучысы Tik-Tokка видеоролик төшерү өчен мәктәпкә пычак алып килгән. Әлеге хәл 13 сентябрьдә булган.

Яр Чаллы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, шәһәр мәктәпләренең берсендә белем алучы 5 сыйныф укучысы мәктәпкә яшелчәләрне чистарту өчен кулланылучы пычак алып килгән. Кыз TikTok социаль челтәре өчен ролик төшерергә теләгән.

Реклама

Укучының сыйныфташлары бу хакта укытучыга сөйләгән. Пычакны кызның кулыннан алганнар һәм бу хакта балигъ булмаганнар эшләре буенча полиция бүлеге хезмәткәренә хәбәр иткәннәр. Бишенче сыйныф укучысы учетка куелган, сыйныф белән психолог очрашып сөйләшкән, әти-әниләр белән җыелыш үткәргәннәр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: