Шәһри Казан

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды ел саен үткәрелүче «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республикакүләм акциясе башлануы хакында игълан итте.

Бу хакта нәзарәтнең сайтында хәбәр ителә. Акция кысаларында Татарстанның күп балалы, азкеремле һәм инвалид балалар тәрбияләнүче гаиләләренә мәктәп кирәк-яраклары сатып алу өчен акча җыелачак. Мәктәп букчасы үзгәрешсез кала:  анда канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелмалар булачак. Әгәр сезнең бу изге гамәлдә катнашасыгыз килсә, Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды аша акча җибәрә аласыз. Тулырак Диния нәзарәтенең сайтыннан укый аласыз.

Реклама

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: