Шәһри Казан

Мобилизация аркасында ашыгыч рәвештә гаилә коручылар арткан

Өлешчә мобилизация башланганнан бирле 21 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр Әгерҗе районы ЗАГС бүлегендә 8 ашыгыч никах теркәлгән.

ЗАГС хезмәткәрләре һәр шундый теркәүгә индивидуаль тәртиптә карый. «Әгерҗе хәбәрләре» сайтында шул хакта язылган.

«Гариза биргән вакыттан алып бер ай узарга тиеш булуга карамастан, без Россия Гаилә кодексы нигезендә аерым хәлләрне исәпкә алабыз. Бу очракта - өлешчә мобилизация кысаларында чакырылу. Шуңа күрә мобилизация повесткаларын алган кешеләр шул ук көнне - ашыгыч рәвештә теркәлү узарга хокуклы», - дип билгеләп үтте ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлнара Гайфуллина.

Реклама

Чыганак - "Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: