Реклама
Иртәгә, ягъни 4 мартта Россиянең Татарстан буенча Монополиягә каршы федераль хезмәте идарәсе вәкилләре Әтнә районына эш визиты белән бара.
Эш сәфәре барышында Татарстан буенча Россия Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Игорь Павлов район эшмәкәрләре һәм гражданнары белән очраша.
Очрашу Олы Әтнә авылында 9:00 дә Советская урамы, 38 нче йортта (администрация бинасы) була.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз