Шәһри Казан

Мәскәү мэры Собянин «ковид амнистиясе» игълан иткән

Мәскәү мэры Собянин «ковид амнистиясе» игълан иткән һәм мәскәүлеләргә миллиард сум акчаларын кире кайтарырга вәгьдә иткән.

Мәскәүдә ковидка каршы чараларны бозган өчен билгеләнгән, әмма түләнмәгән штрафларны түләтүне туктатачаклар. Сергей Собянин шул ршәвешле «ковид амнистия»се турында игълан итте.

Реклама

«Без, авыру таралу вакытында, изоляция режимын үтәмәүдән тыш, барлык ковид чикләүләрен бозган өчен, гражданнарга һәм бизнеска түләнгән штрафларны компенсациялибез. Ә түләнмәгәннәре юкка чыга. Бу Мәскәү хакимияте органнары һәм аның карамагындагы учреждениеләр тарафыннан салынган түләүләргә кагылачак", - дип язган башкала Мэры үзенең телеграмм-каналында.
Мәскәү Хакимияте 13,6 млрд. сум түләтүне туктатачак яки кире кайтарачак, дип билгеләп үтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: