Шәһри Казан

Музейларга бушка йөри башлыйбыз

Татарстан музейларында бушлай керү өчен көннәр булдырылачак.

Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин «Татарстанның музей язы – 2019» акциясенә багышланган матбугат конференциясендә шул хакта әйткән. Бу турыда Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

– 2019 елның апреленнән башлап, айның һәр беренче сишәмбесендә дәүләт музейларына һәм музей-тыюлыкларга керү барлык кешеләр өчен дә бушлай була. Әлеге чара ел ахырына кадәр дәвам итә. Ел ахырында йомгак ясала һәм, нәтиҗә уңай булган очракта, аны киңрәк кулланырга мөмкин. Муниципаль һәм шәхси музейларга бездән үрнәк алырга киңәш итәбез, – дигән ул.

Реклама

Бу хактагы карар 26 мартта Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Татарстан дәүләт музейлары һәм музей-тыюлыклары җитәкчеләре катнашында узган киңәшмә нәтиҗәләре буенча кабул ителгән.

Музейларга керү өчен гаилә билеты булдыру турында да уйлыйлар. Хәзерге вакытта механизм уйлап бетерү стадиясендә. Гаилә билетын 2019 елның маеннан кертү планлаштырыла.
Сүз уңаеннан: Татарстанда ел саен уздырыла торган «Музей язы - 2019» республика акциясе бара. Быел акциядә 217 музей, шул исәптән, 14 дәүләт һәм 47 музей бүлекчәсе, 48 муниципаль музей, 42 музей-филиал һәм 41 мәктәп музее, 16 ведомство музее, ике балалар йорты музее катнаша.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: