Шәһри Казан

Наркотик таратучылар турында хәбәр итегез

18-29 октябрь көннәрендә республикада “Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит” наркотикларга каршы гомумроссия акциясенең икенче этабы уза.

Аның максаты - татарстанлыларны наркотиклар белән сәүдә итүгә каршы көрәшкә җәлеп итү. Акция вакытында полиция хезмәткәрләре әһәмиятле мәгълүматны җыя һәм тикшерә, шулай ук наркотикларга бәйле кешеләрне дәвалау мәсьәләләре буенча ярдәм күрсәтелә.

Наркотикларның законсыз әйләнешен контрольдә тоту бүлеге Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча Эчке эшләр министрлыгы территориаль органнарына, яки ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының дежур частена наркотиклар сату фактлары турында хәбәр итүне сорый.

Шулай ук мәгълүматны тәүлек буе 02, 112 телефоннары буенча яисә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ышаныч телефоны буенча 291-20-02 шалтыратып тапшырырга мөмкин.

Реклама

Сүз уңаеннан, 7 октябрьдә Казанның Совет районында патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре наркотиклар сатуда шикләнелүче 24 яшьлек егетне тоткарлаган. Полицейскийларның егетнең наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле җинаять кылуга катнашы бар дип уйларга нигезләре булган. 8 октябрьдә  Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең наркоконтроль бүлеге оперуполномоченныйлары белән бергә "Гвардейский" полиция бүлеге хезмәткәрләре шикләнелүченең фатирында тентү үткәргән.
Тикшерү эшләре барышында тоткарланучының яшәү урыны буенча төрле төстәге дару төймәләре, төргәкләү материаллары һәм үлчәүләр белән бик күп төргәкләр табылган. Үткәрелгән экспертиза нәтиҗәсендә аларның амфетамин һәм мефедрон булуы билгеләнә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: