Шәһри Казан

Әнисен югалткан Лилия Гыйматдинова: “Әнием ”Нигә мине оныттың?” дип төшкә керде”

Җырчы Лилия Гыйматдинованың быел әнисе вафат булды.

Озак авырудан соң, җырчы Лилия Гыйматдинованың июль аенда әнисе вафат булган иде. Мәрхүмә Дилбәр ханым кызының төшенә дә сирәк керә икән. Соңгы төше хакында Лилия социаль челтәрдә язган.

"Төшемә керде әнием. Киткәннән бирле икенче тапкыр күрүем иде. Ап-ак бүлмәдә ап-ак карават өстендә ак киемнән, ак яулыктан ятып торды. Мине күргәч: "Нигә мине оныттың? Ник килмәдең?" - дип сорау бирде. Мин аны кочаклап елап утырдым. Аңа: "Нигә монда бер үзең ятасың? Әйдә сине үзебезгә алып кайтам!" - дип сорадым..
Уянып киткәч, үкси-үкси елап яттым...
Ничек онытыйм, әнием! Көн дә синең турында уйлыйм, догалар укыйм.. Каберенә барырга, Мөслимгә кайтырга кирәк дип уйладым. Җаным тыныч түгел иде ничә көн...
Миңа анда кайтудан фәтүә юк диделәр, зиратка юллар ябык, керә алмыйсың диделәр. Барыбер бардым. Килдем синең, яныңа, әнием. Сагынам, яратам...", - дип язган Лилия. 

Реклама

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: