Шәһри Казан

 Нурлат районында бер гаилә газ белән агуланган, ир кеше һәлак булган

13 сентябрь көнне 15.05 сәгатьтә  Нурлат районында Төрнәс авылындагы шәхси йортта ике кеше газ белән агуланган. 

61 яшьлек ир-ат һәлак булган, аның 55 яшьлек хатынын Нурлат үзәк район хастаханәсенең реанимация бүлегенә озатканнар.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүләренчә, хатын-кыз үз аңында, аңа кирәкле бөтен ярдәмне күрсәтәләр.
Фаҗига сәбәпләре билгеләнә.

Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөрем газының иң таралган чыганаклары — төзек булмаган газ, май, утын мичләре, шулай ук һавага сөрем газы чыгаручы су җылыткычлар һәм автомашина двигательләре булуын әйттеләр.

Реклама

Мичтә ярыклар булу, төтен юлларының тыгылуы һәм җилләткечнең өйдәге һаваны тиешенчә суырмавы аркасында сөрем газы бинада тупланып, агулануга китерергә мөмкин.

Министрлык мәгълүматлары буенча, әлеге фаҗигале хәлне дә кертеп, 2021 елның башыннан 12 сентябрьгә кадәр Татарстанда сөрем газы белән агулануның 36 очрагы теркәлгән. 13 кеше, шулар арасында ике бала да бар, һәлак булган; 66 кеше, шул исәптән 23 бала, зыян күргән. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: