Шәһри Казан

Җомга көнне хәмер сатуны тыйганнар?

Башкортстанның Туймазы районы Кандракүл авылында җомга көнне алкоголь сатылмый.

Бу карарны әлеге авылда яшәүчеләр һәм кибет тотучы эшмәкәрләр кабул иткән.

Узган елның 19 декабреннән башлап тәүлек дәвамында торак пункттагы өч кибеттә дә исерткеч эчемлекләр сатып алу мөмкинлеге юк. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Авылда халкы активистлар тәкъдиме белән сәламәт яшәү рәвеше алып бара. Алар бергәләп спорт ярышлары, мәдәни чаралар, өмәләр уздыра, бәйрәмнәрне алкогольсез үткәрә. Сүз уңаеннан, узган ел Кандракүлдә яшәүчеләр «Аек авыл» республика конкурсында катнашты һәм финалга чыкты.

Реклама

«Җомга көнне алкоголь сатуны чикләү очраклы түгел. Мөселманнар өчен ул изге көн санала. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау да нәтиҗә бирә. Быел спиртлы эчемлек куллану күләме сизелерлек кимеде. Алкогольгә ихтыяҗ кимүе, исерткеч эчемлекләрне сирәгрәк ала башлаулары турында сатучылар да әйтә. Без юкка гына тырышмыйбыз дип уйлыйм. Әкренләп авылда яшәүчеләрнең барысы да аек яшәү рәвешенә күчә», - дип сөйләгән «Башинформ» агентлыгына Кандракүл авылында мәдәни чаралар оештыручы Гөлшат Гыйльманова.

Чыганак - "Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: