Реклама
Коронавирусның “омикрон” штаммы кеше организмына күзләр аша да үтеп керергә мөмкин икән.
Бу хакта галим Андрей Исаев әйткән.
Аның сүзләренчә, күздәге конъюнктивит, баш авыртуы һәм борын тыгылу - “омикрон”ның бер билгесе. “Октябрьдә “дельта” белән авырып, гыйнварда ковид йоктыручылар бар. Мөгаен, ул “омикрон” булгандыр”, - ди Исаев.
Россиядә көн саен коронавирус йоктыруның 400 мең очрагы булырга мөмкин дип фаразлаган иде белгеч. “Россия яңа дулкынга бик үк әзер түгел”, - дигән фикердә Исаев.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз