Реклама
Татарстанда 11 кешенең “омикрон” йоктыруы билгеле.
Бүген ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова аларның хәле турында бәян итте.
“11 кешенең барысы да Татарстанда яши. Сигез кешедә әлеге авыру ОРВИ формасында, калган өч кешенеке бернинди билгеләрсез уза. Алар барысы да үзизоляциядә”, - диде Лилия Галимова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз