Шәһри Казан

Пермь краендагы мәктәптә коралдан аткан укучы җаваплылыкка тартылмаячак

Пермь краендагы бер мәктәптә утлы коралдан аткан малай җаваплылыкка тартылмаячак.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы хокук саклау органнарындагы чыганакка сылтама белән хәбәр итә.

«Җинаять җаваплылыгы — 16 яшьтән, ә кайбер авыр җинаятьләр буенча 14 яшьтән билгеләнә. Әлеге укучы исә бу яшькә җитмәгән», — дип аңлатты чыганак.

Шул ук вакытта, ул закон бозучының ябык укыту-тәрбия учреждениесенә урнаштырылырга мөмкинлеген искәртте.

Край Эчке эшләр министрлыгында Сарс бистәсендә VI сыйныф укучысының диварга һәм түшәмгә ике тапкыр утлы коралдан атуы хакында элегрәк хәбәр иткәннәр иде. Нәтиҗәдә, бер бала җиңелчә зыян күргән. Директор малайның утлы коралын алган, аны тоткарлаганнар. Хәзерге вакытта полиция әлеге хәлнең нечкәлекләрен ачыклый.

Реклама

Бер укучы РИА Новости агентлыгына малайның буллингка дучар ителүе хакында сөйләгән: кайберәүләр аны фамилиясе аркасында үртәгән, ул үч алырга теләгәндер, мөгаен. Шул ук вакытта, ул үсмернең тыныч булуын искәртте.

Әлеге уңайдан ваемсызлык һәм имин булмаган хезмәтләр күрсәтү турында җинаять эшләре кузгатылган. Уку йортында дәресләр башка вакытка күчерелгән. Пермь крае башлыгы Дмитрий Махонин мәктәптә иминлекне тәэмин иткән сак оешмасын тикшерергә кушкан. Якынча мәгълүматлар буенча, каравылчы бала куртка эченә яшергән мылтыкны күрмәгән. 

Чыганак: "Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: