Шәһри Казан

Песков Путин куллана торган мәгълүмат чыганаклары турында әйтте

Россия Президенты Владимир Путинның пресс-секретаре Дмитрий Песков белдергәнчә, Путин, "Википедия" интернет-энциклопедиясенә караганда, ышанычлырак мәгълүмат чыганакларыннан файдалана. Аның сүзләрен ТАСС җиткерә.

"Ул үзе (Путин) күпкә ышанычлырак мәгълүмат чыганакларыннан файдалана", – диде Песков, дәүләт башлыгы "Википедия"не кулланамы дигән сорауга җавап итеп.
Элегрәк Путин онлайн-энциклопедия турында үз фикерен җиткергән иде. "Знание" җәмгыятенең генераль директоры Максим Древаль белән сөйләшүдә ул мәгълүмат алу өчен бер "Википедия"дән генә файдаланырга мөмкин түгел, дип белдерде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: