Шәһри Казан

Песков Путинның «Алешка» шоколадына мөнәсәбәте турында: «Беркем дә эмоциясез кала алмый»

«Алешка» шоколады кебек Украинадагы Россия махсус операциясенең символларына берәү дә салкын мөнәсәбәттә кала алмый. Бу хакта Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков белдерде.

Кичә Белгород өлкәсе губернаторы Вячеслав Гладков Россия Президенты Владимир Путинга Украинада махсус операциядә катнашучыларны сәламләүче малай рәсеме төшерелгән «Алешка» шоколадын бүләк итте.

Реклама

«Әлбәттә, операциянең мондый символларын күргән берәү дә хис-кичерешләрсез кала алмый. Шул исәптән президент та», — дип белдергән Песков Путинның мондый бүләккә карата мөнәсәбәте турында. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: