Шәһри Казан

Прививка баласызлыкка китерәме?

Прививка кадатырга теләүчеләр саны арткан.

Вакцина ясату пунктларында чиратларны да, вакцина җитешмәгән очракларны да күзәтергә мөмкин икән. Шулай да әлеге мәсьәлә буенча шикләнүчеләр һәм тискәре караучылар җитәрлек. Шик-шөбһәләргә ачыклык кертү һәм сорауларга җавап бирү максатыннан, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының терапия буенча штаттан тыш баш белгече, Татарстан Республикасының атказанган табибы, медицина фәннәре докторы Диана Абдулганиева чыгышн тыңладык.

COVID-19 белән авырганнан соң, кешеләрдә арыганлык, баш авырту, фикер һәм игътибар туплый алмау, чәчләр коелу, тын кысылу – иң еш күзәтелә торган билгеләр.
– Гадәттә, кешеләр интернеттан укып, төрле уйдырмаларга ышаналар. “Вакцина ясатканнан соң, балага уза алмыйлар; җенси теләк кими яки бөтенләй бетә; организмга чит геннар кертәләр; биочип урнаштырып, кешенең үз-үзен тотышы белән идарә итәчәкләр; вирусның эксперименталь штаммын йоктырачаклар; COVID-19 ныклап зарарласын дип, организны махсус көчсезләндерәләр” – боларның берсе дә дөреслеккә туры килми, - ди Диана Абдулганиева. – Ә җенси теләк кимү – ул таҗлы вирусны кичерү нәтиҗәсе.

Реклама

– Сезонлы аллергия – прививка ясатырга ярамый дигәнне аңлатмый. Бары ярсыткычлар бар вакытта кичектереп торырга кирәк. Әгәр балага узарга планлаштырасыз яисә хатын-кыз йөкле икән, бөтен гаилә әгъзалары да кичекмәстән вакцинация узарга тиеш. Авырлы ханымнарны дәвалау бик авыр һәм кызганыч нәтиҗәләргә китерүе ихтимал, - ди табиб. 

Дания НӘГЫЙМ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: