Шәһри Казан

Прививка ясаткан хатын-кыз фатир откан!

“Вся Уфа” телеканалының туры эфирында фатир уйнатканнар.

8нче хастаханәдә коронавируска каршы прививка ясаткан хатын-кыз фатир откан.

“Сәламәт Уфа” акциясе 14 марттан 20 июньгә кадәр үткәрелгән. Анда катнашу өчен коронавируска каршы прививка ясату, махсус кодлы флаер белән сайтта теркәлү шарт булган. 

Реклама

Акциядә тагын 10 кеше яңа смартфонга ия булган.

Башкортстанда вакциналаштыру темпы 28 процентка үскән. Бүген республикага “Гам-КОВИД-Вак” вакцинасының 18900 дозасы кайтарылган. Аны Уфа, Стәрлетамак, Нефтекамск шәһәрләрендәге медицина оешмаларына бүлеп бирәчәкләр. Киләсе партия – 54600 доза 25-26 июньдә кайтарылыр дип көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: