Шәһри Казан

Путин Донецк халык республикасы башлыгын Республика көне белән котлады

Россия Президенты Владимир Путин Донецк халык республикасы (ДХР) башлыгы Денис Пушилинны ДХР көне белән котлады. Бу хактагы телеграмма Кремль сайтында бастырылган.

Президент котлауда билгеләп үткәнчә, моннан сигез ел элек ДХР халкы дәүләт бәйсезлеге файдасына үз сайлавын ясаган. Бүген, дип ассызыклады ул, Россия һәм Донбасс республикалары хакимияте ЛНР һәм ДХР гражданнары тугандаш ил белән дуслыкта гасырлар буе килгән традицияләр нигезендә ирекле һәм тыныч тормыш алып барырга законлы хокукны гамәлгә ашыру өчен көрәш алып бара.

Реклама

Дәүләт башлыгы шулай ук Россия һәм ДХР уртак тырышлыгы белән барлык кыенлыкларны да җиңә алачак һәм "җиңү яулаячак", дип ышаныч белдерде. Моннан тыш, президент Пушилинга ныклы сәламәтлек һәм уңышлар, ә республика халкына батырлык, ныклык һәм ихтыяр көчен теләде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: