Шәһри Казан

Путин Корбангули Бердымөхәммәдовка кылыч бүләк итте

Россия Президенты Владимир Путин Каспий саммитында катнашу өчен Төрекмәнстанга килде. Россия лидеры «Каспий бишлеге» буенча хезмәттәшләре — Әзербайҗан, Иран, Казахстан һәм Төркмәнстан лидерлары белән очраша.

Ашхабадка килгәч, Путин элекке Төрекмән Президенты Гурбангулы Бердымөхәммәдовка юл тотты, ул бүген үзенең туган көнен бәйрәм итә. РФ Президенты аның 65 яшьлегенә Златоустта ясалган шахмат һәм ике кылыч бүләк итте. Үз чиратында юбиляр Путинга тәңкә бүләк итте. «Шулай тиеш", — диде Бердымухамедов. 

Шулай ук Путин Төркмәнстанның яңа лидеры Сердар Бердымухамедов белән аралашты. Дәүләт башлыклары очрашкач, кул күрешеп исәнләштеләр, ә аннары сөйләшүләр залына үттеләр, дип хәбәр итә ТАСС. Әңгәмә нәтиҗәләре буенча югары дәрәҗәдә ике ил арасында стратегик партнерлыкны тирәнәйтү турында декларация төзелде. Шулай ук авыл хуҗалыгы һәм сәүдә, банк, мәгълүмати, транспорт эшчәнлеге һәм төбәкара кооперация өлкәсендә хезмәттәшлек итүгә кагылышлы уртак документлар пакеты имзаланды.

Реклама

Путин Ашхабадка Дүшәнбедән килде, анда кичә Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон белән сөйләшүләр узды.

Соңрак саммит кысаларында Россия лидеры Әзербайҗан һәм Иран лидерлары — Илһам Алиев һәм Әбрахим Раиси белән аерым очрашулар уздырачак. Искәртеп узабыз,бу Путинның Украинада махсус операция башланганнан бирле беренче Халыкара сәфәре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: