Шәһри Казан

Путин: "Луганск, Донецк, Запорожье һәм Херсонда яшәүчеләр гомерлеккә Россия гражданнары булачак"

Донбасс, Запорожье һәм Херсонда яшәүчеләр гомерлеккә Россия гражданнары булалар.

Бу хакта РФ Президенты Владимир Путин ЛНР, ДНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләрен кушу турындагы шартнамәләргә кул кую тантанасында белдерде.

«Луганск һәм Донецк, Запорожье һәм Херсонда яшәүче кешеләр безнең гражданнар булалар. Гомерлеккә», - диде дәүләт башлыгы.

Реклама

23-27 сентябрьдә Донецк һәм Луганск халык республикалары, шулай ук Херсон һәм Запорожье өлкәләреннән азат ителгән территорияләр Россия составына керү турында референдумнар үткәрделәр.

Чыганак - "Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: