Шәһри Казан

Путин Мисыр белән авиаэлемтәләрне яңарту турындагы указны имзалады

Россия Президенты Владимир Путин Мисырның Каһирә шәһәре белән даими авиаэлемтәләрне яңарту турындагы указны имзалады.

Исегезгә төшерәбез: Россия һәм Мисыр арасындагы авиаэлемтәләр 2015 елның ноябрендә, Синай өстендә А321 пассажир лайнеры һәлакәткә очрагач туктатылган иде. Әлеге һәлакәттә бортта булган барлык кешеләр – 217 Россия туристы һәм җиде экипаж әгъзасы һәлак булды.

Указ имзаланган көннән үз көченә керә. Россия һәм Мисыр арасындагы авиаэлемтәләр быел 1 февральдә яңартылыр дип көтелә.

Реклама

Фото: kremlin.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: