Реклама
Россия Президенты “Россия энергетикасы атнасы” сессиясендә катнаша.
Россия Президенты Владимир Путин “Россия энергетикасы атнасы” сессиясендә катнаша. Сессия кысаларында ил башлыгына нефть бәясе темасына кагылышлы сорау биргәннәр һәм бер баррель нефть 100 доллар торырга мөмкинме, дип кызыксынганнар.
“Бик мөмкин”, - дип җавап кайтарган Владимир Путин.
Билгеле булганча, “Brent” маркалы нефть бәясе атна башында 84 долларга җитте. 2018 елның 10 октябреннән алып бу иң югары күрсәткеч, дип яза “Российская газета”.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз