Шәһри Казан

Путин Россиядә «Герой-Ана» исемен кертте

Президент Владимир Путин үз Указы белән Россиядә ун һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм тәрбияләгән әниләр өчен «Герой-Ана» исемен билгеләде.

Бу исемне алучыларга 1 млн. сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү каралган.

«Герой-ана» исеме Россиядә «Россия Герое» һәм «Хезмәт Герое» исеме белән беррәттән югары исемнәр исемлегенә керәчәк.

Реклама

«Герой-ана» исеме унынчы бала тугач автомат рәвештә түгел, ә унынчы балага бер яшь тулганда гына биреләчәк.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: